Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанның иң бай мәктәп директорлары исемлеге билгеле булды

"Ватаным Татарстан" газетасы мәктәп директорлары арасында иң күп һәм иң аз акча алучыларны ачыклаган. (Казан, "Татар-информ", "Ватаным Татарстан", Сәрия Мифтахова). Башкалабыздагы мәктәп директорлары арасында иң күп һәм иң аз акча алучыларны ачыклаганнар. Узган ел җитәкчеләрнең уртача хезмәт хакы 57 мең сумны (укытучыларныкы - уртача 32 мең сумнан күбрәк) тәшкил иткән....

"Ватаным Татарстан" газетасы мәктәп директорлары арасында иң күп һәм иң аз акча алучыларны ачыклаган.

(Казан, "Татар-информ", "Ватаным Татарстан", Сәрия Мифтахова). Башкалабыздагы мәктәп директорлары арасында иң күп һәм иң аз акча алучыларны ачыклаганнар. Узган ел җитәкчеләрнең уртача хезмәт хакы 57 мең сумны (укытучыларныкы - уртача 32 мең сумнан күбрәк) тәшкил иткән. Эш хакы уку йортының БДИ рейтингында тоткан урыны, укучылар санына да бәйле. Шул ук вакытта имтихан нәтиҗәләре белән артык мактана алмаган, әмма акча мәсьәләсендә башкаларның борынына чирткәннәре дә юк түгел. Беренче унлыкка кемнәр кергән?

1. Инженерлык лицее җитәк­чесе Венера Хәйретдинованың айлык хезмәт хакы 148,5 мең сумга җиткән. Гаҗәп түгел, алдагы елда 121 нче лицейны җитәк­ләгәндә дә ул аена 121,8 мең сум акча алган. Заманында аның исеме ришвәткә бәйле бер очрак буенча да телгә алынган иде. Бүген ул җитәкләгән уку йортында 264 бала белем ала. Лицей шәһәр рейтингында математика буенча - 11, ә урыс теленнән 31нче урын­ны били.

2. 19 нчы гимназия директоры Андрей Талманов аена 138,5 мең сум акча алган. Аның педагоглык стажы - дүрт, директор буларак - ике ел. Гимназиядә 1500гә якын бала белем ала. Урыс теленнән БДИ күрсәт­кечләре буенча - 22, математикадан - 19 нчы урында.

3. Диләрә Кәримова җитәк­лә­гән 146 нчы мәктәптә 1413 бала укый. Аның хезмәт хакы 128,4 мең сумны тәшкил итә. Җи­тәк­че берничә ел рәттән иң яхшы директор исеменә лаек булган иде. Мәктәп урыс теле нәти­җәләре буенча - 16, математикадан 40 нчы урында тора.

4. 179 нчы мәктәп директоры Эльвира Наумованың хезмәт хакы бер ел эчендә 32 процентка артып, 109,4 мең сумга җит­кән. Уку йортында 1720 укучы белем ала. Урыс теленнән имтихан нә­тиҗә­ләре буенча - 87, математикадан 110 нчы урынны би­ли­ләр.

5. Россиянең иң яхшы педагог­лары исемлегенә кергән 177 нче мәктәп директоры Илдар Имамов айга 98,9 мең сум акча эшләгән. Мәктәптә 1693 бала укый. Казан лицейлары арасында уку йорты дүртенче бас­кычны били.

6. 165 нче мәктәп директоры Айдар Шәмсетдинов кулы ас­тында 104 педагог эшли. Мәктәп 1646 укучыны сыендыра. Узган ел әлеге уку йортында әти-әни­ләрнең 90 проценты татар телен укытуны хуплаган иде. Җитәк­ченең хезмәт хакы - 98 мең сум. Мәктәп БДИ нәтиҗәләре исем­легендә урыс теленнән - 36, математикадан - 30 нчы урында.

7. 131 нче физика-математика юнәлешендәге лицейда математиканы гына түгел, урыс телен дә балалар бик яхшы белә. Имтихан нәтиҗәләре дә бик шәп. Биредә 690 бала укый. Директор Әлфия Хәбибуллина айга 90,7 мең сум акча алган.

8. Урыс теленнән - 29, математикадан 24 нче урында торган, 1535 укучы өчен җавап тоткан 83 нче мәктәп директоры Диләрә Бикуева айга 87,9 мең сум акча эшләгән.

9. 35 нче лицей директоры Елена Глухареваның кул астында - 1700 бала. Урыс теле буенча - 58, математикадан - 63 нче урында. Аңа 87,9 мең сум хезмәт хакы түләнгән.

10. 102 нче мәктәп директоры Ирина Проценконың кесәсенә 87,9 мең сум акча керә. Урыс теле буенча - 21, математикадан 16 нчы урында. Балалар саны 1800гә җитә.

Фото photo.tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татарстанның иң бай мәктәп директорлары исемлеге билгеле булды