Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов азнакайлылар эшчәнлеген уңай бәяләде

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген, ягъни 10 майда Азнакайга эшлекле сәфәр ясады.

Аны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров, муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм башка җаваплы затлар озата йөрде. 

Президент “Азнакай” агрофирмасының Сукаеш янында төзелгән мега-фермасы белән танышты. Ул 2019 елда аның беренче ташын салуда да катнашкан иде. 

Комплексның беренче чираты былтыр октябрь аенда файдалануга тапшырылды. Ул үз эченә 1000 әр башка исәпләнгән ике сыер утарын, 500 башка исәпләнгән бозаулату бүлеген, 76 башка исәпләнгән “Карусель” сөт саву блогын, силос-сенаж мәйданчыгын, катнаш азыклар складын, 3 айга кадәрге бозауларны тоту өчен шәхси клеткалар белән өсте каплаулы мәйданчыкны эченә ала. Бүгенге көндә сыерларның баш саны – 1918.  Уртача тәүлеклек савым 30 тонна тәшкил итә.

Мега-ферманың икенче чиратын – 1000 әр башка исәпләнгән тагын ике сыер утарын, 300 башка исәпләнгән бозаулату бүлеген файдалануга тапшыру агымдагы елның сентябрь аена каралган һәм монда мал саны барлыгы 4 мең башка җиткереләчәк. Шулай ук 2023 елда 400 гектар җирдә сугару системасын көйләү дә планлаштырыла. Ул федераль программа буенча төзелә. Аны тормышка ашыру өчен 141 млн сум акча бирелгән, 2021 елда 19 млн сумы үзләштерелгән.

2025 елга мөгезле эре терлек санын 7500 башка җиткерергә исәплиләр (хәзер – 4274 баш), аның 4900 башын сыерлар тәшкил итәчәк. 

Президент җирле шәхси хуҗалыклар, фермерлар, кооперативлар җитештергән авыл хуҗалыгы продукцияләре күргәзмәсен дә карап, халкының эшчәнлек активлыгына уңай бәясен бирде. 

Шулай ук Презедентка глэмпинг төзелеше проекты да тәкъдим ителде. Глэмпинг – ул туризмның, табигатьтә ял итүнең бер төре. Комплекс 1 мең кв.м мәйданны били. Төзелеш эшләре агымдагы елның май аенда башланып, августта төгәлләнергә тиеш. Район “Татнефть” җәмгыяте конкурсында катнашып, грант откан. Бу акча глэмпинг зонасы төзекләндерүгә тотылачак. Биредә ут, су, локаль канализация, санузел, кафе, кунак йортлары, автойортлар өчен һәм уен мәйданчыклары булачак. Уңай шартлар Чатыр тауга туристларны җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк. Комплекс сезонга 3,5 меңнән артык кунак кабул итүгә исәпләнгән. 

Рөстәм Миңнеханов район, авыл хуҗалыгы җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, депутатлар, ветераннар белән очрашып, язгы кыр эшләренең барышы,  җирлекләрнең социаль-икътисади үсеше белән кызыксынды. 

“Заманалар җиңел түгел, әмма республика программалары, барлык планлаштырлган эшләр тормышка ашырылачак. Һәммәгезгә дә исәнлек-саулык телим, гөрләтеп эшләгез”, – дип Президент азнакайлыларга тырыш хезмәтләре өчен рәхмәтен белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев