Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Талпаннан саклан!

Яз – талпанның баш калкыткан чоры.

 Шуңа да вакытта аеруча сак булу кирәк. Талпан кадалган икән, кичекмәстән медицина ярдәменә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Үз белдеклегең белән арынуның ахыргы нәтиҗәсе зыян белән бетәргә мөмкин.

–Май, июнь, июль айларында талпан зарарлы, шуңа да урман-кырларга чыкканда озын җиңле, кул-аяк, баш каплаулы киемнән булу яхшырак. Безнең җирлектә бу бөҗәк аеруча зәһәрле саналганлыктан, бу чорда урманнарга барудан тыелып тору мәслихәт, – дип кисәтә Роспотребнадзор идарәсенең Бөгелмә, Азнакай, Баулы, Ютазы районнары буенча территориаль бүлек начальнигы урынбасары Илдар Дружков. – Җирлегебездә бүгенге көнгә 2 кеше талпан кадалып медучреждениегә мөрәҗәгать итте. Урман буйларында кәҗә гөмбәсе (сморчок) җыючыларның машиналары күренгәли, аларга сак булырга киңәш итәбез. Үзизоляция таләпләрен бозып, үз сәламәтлегегезне куркыныч астына куеп, мондый гамәл кылу кирәк микән?! Шуны уйлагыз әле...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев