Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сумкагызны талый күрмәсеннәр!

Азнакай шәһәр прокуратурасы талауда гаепләнүче 23 яшьлек Азнакайда яшәүче ир-атка карата дәүләт гаепләвен яклады. Ул гыйнвар аенда төнге 21.00 һәм 22.30 сәгатьләр тирәсендә Ленин урамы, 29 нчы йорт янында аңлы рәвештә бер хатын-кызның сумкасын йолкып алырга ниятли. Әмма, әлеге ханымның да тиз генә сумкасыннан колак кагасы килми. Ул зур каршылык...

Азнакай шәһәр прокуратурасы талауда гаепләнүче 23 яшьлек Азнакайда яшәүче ир-атка карата дәүләт гаепләвен яклады. Ул гыйнвар аенда төнге 21.00 һәм 22.30 сәгатьләр тирәсендә Ленин урамы, 29 нчы йорт янында аңлы рәвештә бер хатын-кызның сумкасын йолкып алырга ниятли. Әмма, әлеге ханымның да тиз генә сумкасыннан колак кагасы килми. Ул зур каршылык күрсәтә. Җинаятьче көч белән зыян күрүченең сумкасын тартып ала һәм урыннан кача. Сумкада 55 мең сум күләмендә акча була.

Суд барышында җинаятьче үз гаебен тулысы белән таный. Азнакай шәһәр суды карары белән гаепләнүчегә карата 3 елга ирегеннән мәхрүм итү җәзасы билгеләнә. Ул аны гомуми режимдагы төзәтү колониясендә узарга тиеш. Суд карары закон көченә керде. Игътибарлы һәм сак булыгыз!

Азнакай шәһәр прокуратурасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сумкагызны талый күрмәсеннәр!