Якташыбыз, гер спорты буенча тренер, Россиянең халыкара класслы спорт остасы Җәмил Шакиров Актүбә бистәсендә тавыш бирүдә катнашты.
– Җирлегебездә сәламәт яшәү, физкультура-массакүләм эшләр өчен барлык шартлар да тудырылган. Ел саен спорт объектлары саны арта, яңа җиһазлар кайта. Спорт белән рәхәтләнеп шөгыльлән генә. Шуңа мин зур әһәмияткә ия әлеге сәяси ва-кыйгадан читтә калмадым. Мин Татарстанның, Азнакайның матур киләчәге өчен тавыш бирдем, – ди билгеле спортчы.
Нет комментариев