Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев Закирә Солтангированы 95 яшьлек юбилее белән тәбрикләде

Үзен котларга килгән район җитәкчеләрен, элеккеге хезмәттәшләрен, ликвидацияләнгән оешманың ветераннарын үз канаты астына алган предприятие вәкилләрен ул зур дулкынлану белән каршы алды.

“Маяк”тан килүебезне ишеткәч, Закира апа кем булуымны тәфсилләп сорашты. Аның 95 яшендә дә район газетасын алдырып, һәр санын укып баруы әнә шулай очрашуыбызның тәүге мизгелләреннән үк шәйләнде. Басмабызны дөнья күрә башлаган “Трактор” чагыннан ук белгән, укып килгән кешеләр ни кызганыч, инде арабызда сирәгәйгәннән сирәгәя. Ни дисәң дә, гасырга якын гомер узып бара шул.

Закира апа МТС бетерелеп, аның нигезендә “Сельхозтехника” төзелгәч тә шушы тармакта калып, лаеклы ялга чыкканчы эшләгән.   Аның тормышында булган кызыклы хәлләр хакында   "Маяк" газетасының чираттагы санында таныша аласыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев