Ольга Благодерова – иң яхшы диспетчер
Әлмәт шәһәрендә «Татарстан Республикасы буенча федераль янгынга каршы хезмәт филиалы бүлекчәләренең иң яхшы диспетчеры» исеменә һөнәри осталык конкурсының беренче этабы узды.
Һөнәри бәйгедә республиканың көньяккөнчыгышындагы янгын-коткару частьларыннан 14 белгеч көрәште. Алар янгын-коткару, медицина һәм физик әзерлек буенча нормативларны үтәүдә теоретик белемнәрен һәм гамәли күнекмәләрен күрсәттеләр. Бәйге нәтиҗәләре буенча инде икенче тапкыр отрядның иң яхшы диспетчеры булып Азнакай шәһәренең 12 нче янгын-коткару частеннан Ольга Благодерова танылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев