Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Әнәс Исхаков истәлекләре: «Азнакай Азнакай инде ул»

Мин гомерем буе – беренче эш көненнән алып пенсия яшенә җиткәнче – Азнакай районында эшләдем. Тормышымның иң гүзәл мизгелләре шушында узды. Монда тумасам да, монда кеше булдым. Тәрбияләдем дә, тәрбияләндем дә.

Шушы төбәк кешеләре мине үз иттеләр, гади рәсем укытучысыннан район җитәкчесе дәрәҗәсенә кадәр үстерделәр. Тормыш юлымда комсосмол, партия органарында эшләдем. Гаилә кордым, хатыным белән өч ул үстердек. Монда минем дусларым, кордашларым, чордашларым… Чиксез рәхмәтле мин аларга. Биредә эшләвем, яшәвем белән ихлас йөрәктән горурланам.

Азнакайның табигате искиткеч матур…. Бу гүзәл җир бөтен барлыгыңны биреп эшләргә дә, илһамланып иҗат итәргә дә рухландыра. Азнакай җиренә аяк баскан көннән үк миндә аның кешеләренә карата хөрмәт һәм ихтирам уянды, ә еллар узу белән, ул хисләр тагын да ныгыды, артты. Язмышым Азнакайда язылган, күрәсең. Туганнарым кебек якын фикердәшләрем, иңне-иңгә куеп эшләгән фидакарь хезмәттәшләрем, һәрвакыт акыллы киңәш-табыш бирә торган өлкәннәрем, яшьлек дәрте белән янган егет-кызларым булмаса, районның дан-дәрәҗәсен шулай күтәрә алыр идекмени?! Аны республика күләмендә генә түгел, Россия дәрәҗәсендә дә шөһрәтле итә алыр идекмени?..

Әйе, республиканыбызның иң югары уңыш планкасын еллар дәвамында без югары тоттык. «Яшәргә иң уңай шәһәр» дәрәҗәсен Россия күләмендә яулап, ЮНЕСКО дипломына лаек булдык һәм әле тагын күп дәрәҗәләргә ирештек. Рәсәй өчен шактый катлаулы елларда да республикабыз белән бергә тез чүкмичә эшләдек, бирешмәдек, кыргый базар мөнәсәбәтләренә дә «йомшак керергә» тырыштык: үзебезнең юл – «Татарстан юлы» белән.»

(Әнәс Исхаков, «Чишмәләр иле – игеннәр иле», 2015 ел)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев