Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Монолитта яшәүчеләр эштә дә, ялда да актив (ФОТО)

Ел саен табигать бүләк иткән ямьле җәйге көннәрдә шәһәрдә урам бәйрәмнәре уздыру матур бер традициягә әйләнде.

Очрашуларны халык та көтеп ала, чөнки урам бәйрәмнәрендә күрше-тирә белән генә түгел, җитәкчеләр белән аралашырга, борчыган сорауларыңа җавап алырга да мөмкин.

Әле менә күптән түгел генә Монолит микрорайонында халык белән очрашуга муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, ТР Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Мөхәммәдиев тә килде.

Шәһәрнең башка бистә, микрорайоннары белән чагыштырмача яшь булса да, Монолитта проблемалар юк түгел. Иң кискен һәм көн кадагында торган сорауларның берсе – ул, әлбәттә, яңа урамнарга газ үткәрү. Моны үзләренең чыгышларында җитәкчеләр дә ассызыклап үтте.

– Күчкәйтау, Яңа Юл һәм Монолит микрорайонында яшәүчеләрне зәңгәр ягулык белән тәэмин итү – төп бурычыбыз. Проект ясау өчен акча бүлеп бирелде, шуңа киләсе елларга газ да булыр дигән өметтә калабыз, – диде район башлыгы.

Территориаль иҗтимагый үзидарә җитәкчесе Нурия Хаҗипова биредә яшәүчеләрнең тормыш-көнкүреше хакында кемгә караганда да хәбәрдаррак. Бүгенге бәйрәмгә дә иң хөрмәтле ветераннарны, юбилярларны, иҗтимагый активларны, үрнәк гаиләләрне барлаган. Аларның барысы да җитәкчеләр кулыннан истәлек бүләкләре алды.

– Бистәбез 1999 елда төзелә башлады. Елдан-ел яңа йортлар калка. Монда яшәүчеләр бик актив, бәйрәмнәрдән дә, өмәләрдән дә, башка эштән дә читтә калмыйлар, зур рәхмәт аларга. Узган ел грант акчасына балалар мәйданчыгы өчен җиһазлар алган идек, аларны халык белән берлектә урнаштырдык. Быел җәй буе балалар рәхәтләнеп уйнады, спорт белән шөгыльләнде, – ди Нурия Хаҗипова.

Бәйрәм кара төнгәчә дәвам итте. Татар эстрадасы йолдызлары Хәмид Мәткәримов һәм Алсугөл, Мәдәни үзәк үзешчәннәре чыгышларына кушылып халык җырлады, биеде. Балалар Яшьләр үзәге хезмәткәрләре оештырган бәйгеләрдә көч сынашып бүләкләр отты, бер сүз белән әйткәндә, көндәлек эш-мәшәкатьләрдән соң, олысы-кечесе ял итте, аралашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев