Мобилизацияләнүчеләргә Азнакайдан гуманитар ярдәм озатылды
Шушы көннәрдә азнакайлылар өлешчә мобилизация кысаларында хәрби хезмәткә чакырылган ир-егетләребезгә гуманитар ярдәм озатты.
Россия Президенты Указы нигезендә илебездә өлешчә мобилизация игълан ителгәч, район хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы битараф булмаган азнакайлыларны якташ сугышчыларга ярдәм итәргә чакыру белән чыккан иде. Аны бөтен район күтәреп алды һәм хезмәт коллективлары, иҗтимагый оешмалар, эшмәкәрләр, ветераннар, волонтерлар – кайсысы әйберләтә, кайсысы акчалата ярдәм күрсәтте. Хәтта элекке һөнәрләребезне искә төшереп, авылларда йон язу-эрләү, йон оекбашлар, бияләйләр, муенсалар бәйләү оештырылды.
– Бердәмлек, ярдәмчеллек, мәрхәмәтлелек авырлыклар килгәндә сынала. Барлык азнакайлыларга рәхмәт әйтәсем килә. Шулкадәр күп әйбер җыелды. Күптән түгел без Казанга мобилизацияләнүчеләр янына барып, концерт куйдык, әниләр, әбиләр, апалар җибәргән тәм-томнарны тапшырдык. Инде менә матраслар, юрганнар, мендәрләр, җылы өс һәм аяк киемнәре, аптечкалар, шулай ук азык-төлек озатабыз, – диде район башлыгы урынбасары Роза Галеева. – Ир-егетләребез безнең терәкне тойсыннар, исән-имин әйләнеп кайтсыннар!
“Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсендә (Мәдәният йорты) әле дә хәрбиләргә җылы өс киемнәре, көндәлек кирәк-яраклар җыю дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев