«Экстрмизмга – юк!» айлыгы кысаларында Мәдәни үзәктә “Терроризм – кешелеккә куркыныч” дигән темага түгәрәк өстәл узды.
Анда сүз экстремизм, терроризмның асылы һәм сәбәпләре, халыкның иминлеген тәэмин итү буенча дәүләт тарафыннан күрелгән чаралар хакында барды.
Мәдәни үзәк директоры Гүзәл Николаева яңа уку елы һәм иҗат түгәрәкләре эшчәнлеге башлану уңаеннан хезмәткәрләрне аеруча игътибарлы булырга чакырды, куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштырды. Шулай ук түгәрәк өстәлдә катнашучылар гадәттән тыш хәлләр туганда кешеләрне эвакуацияләүне оештыру һәм иминлекне тәэмин итү мәсьәләләре буенча да фикер алыштылар.
.jpg)
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев