Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

"Маяк" журналистлары Азнакайда музей ачачак

Мәгълүм булганча, районыбызда чыгып килүче бердәнбер басма - "Маяк" газетасының быел 85 еллык юбилеен билгеләп үтәбез. Аңа әзерлек кысаларында редакциядә газетаның үз музее эшләнүе хакында хәбәр иткән идек инде. Музейга экспонатлар, журналист һөнәре белән бәйле ретро-әйберләр: чемодан, фотоаппарат, язу машинкалары, каурый ручкалар һ.б. җыюбыз хакында җиткерүгә, газета укучыларыбыз безнең бу...

Мәгълүм булганча, районыбызда чыгып килүче бердәнбер басма - "Маяк" газетасының быел 85 еллык юбилеен билгеләп үтәбез. Аңа әзерлек кысаларында редакциядә газетаның үз музее эшләнүе хакында хәбәр иткән идек инде. Музейга экспонатлар, журналист һөнәре белән бәйле ретро-әйберләр: чемодан, фотоаппарат, язу машинкалары, каурый ручкалар һ.б. җыюбыз хакында җиткерүгә, газета укучыларыбыз безнең бу ниятне хуплап алып, үзләре өчен дә, безнең өчен дә гаять кадерле бу ядкарьләрне редакциягә китерә дә башладылар. Газетабызның "Трактор", "Коммуна" исеме белән чыккан чорлардагы, "Маяк"ның 1960 елга кадәрге саннары да безнең өчен бик кыйммәтле экспонатлар, бәлки алар да саклангандыр? Аларны китерүчеләргә дә бик рәхмәтле булыр идек. Төп нөсхәләреннән күчермә дә ала алабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: