Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Марсель Шәйдуллин азнакайлыларны бәйрәмнәр белән котлады

4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне 6 ноябрь – Татарстан Республикасы Конституциясе көне

Хөрмәтле азнакайлылар, районыбызда яшәүчеләр!

Сезне Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән ихлас күңелдән котлыйм!

Үзара тыгыз бәйләнгән бу ике бәйрәм аерым гражданлык мәгънәсенә ия. Бүген халыклар бердәмлеге идеяләре тагын да әһәмиятлерәк, нәкъ менә бердәмлек сәяси һәм рухи планда республикабыз өчен төп милли идея булып тора һәм торачак. Бу безнең үткәнебезне, хәзерге һәм киләчәкне бәйләүче, җәмгыятьтә тотрыклылыкны һәм килешүне тәэмин итүче тарихи нигез. Шуңа күрә дә төрле телдә сөйләшүче, төрле диндәге һәм караштагы халыклар культурасын хөрмәт итү һәм тарихи традицияләрне саклау мөһим.

Алар нигезендә генә Конституциябез гарантияләгән хокукларыбыз һәм ирегебез сакланган демократик җәмгыять төзеп була. Әлеге бәйрәм көннәрендә барыгызга да шәһәребез һәм районыбызның, республикабыз һәм илебезнең чәчәк атуы хакына изге эшләрегездә һәм башлангычларыгызда, яхшы уйниятләрегездә уңышлар телим!

Һәрбарчагызга саулык-сәламәтлек, бәхет-сәгадәт, хөрлекиминлек, мәхәббәт һәм үзара аңлашып яшәвегезне теләп калам. Гаиләләрегездә һәрвакыт татулык, бәрәкәт, тотрыклылык, байлык-муллык хакимлек итсен, киләчәккә ышаныч белән карап яшәргә язсын!

 

Марсель Шәйдуллин,

Азнакай муниципаль район башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев