Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Мачаклыбашлылар кышны озатты

Салкын кыш әле китәргә өлгермәде, яз инде өй кыекларыннан тамган тамчылары белән бик тиздән килеп җитәчәген белдерде. Кышны озатып, язга аяк баскан, көн белән төн тигезләшкән мәлдә Нәүрүз бәйрәмен уздыру Сәпәй белән Мачаклыбаш авылларының күркәм традициясенә әйләнде дисәк тә ялгыш булмас. Бу ел да да ул Мачаклыбаш авылында Флера Исламова...

Салкын кыш әле китәргә өлгермәде, яз инде өй кыекларыннан тамган тамчылары белән бик тиздән килеп җитәчәген белдерде. Кышны озатып, язга аяк баскан, көн белән төн тигезләшкән мәлдә Нәүрүз бәйрәмен уздыру Сәпәй белән Мачаклыбаш авылларының күркәм традициясенә әйләнде дисәк тә ялгыш булмас.

Бу ел да да ул Мачаклыбаш авылында Флера Исламова ярдәме белән зурлап бәйрәм ителде. Килгән кунаклар, авыл халкы - олылар һәм яшьләр барысы бергә рәхәтләнеп күңел ачтылар. Кызыклы уеннар, җыр-биюләр һәммә кешенең дә күңеленә хуш килде.

Бәйрәмнең төп геройлары Кар кызы белән Кыш бабай булса, учакта пешерелгән "карга ботка"сы белән тәмле тәбикмәкләр табынның күрке иде.

Көннең бераз шыксыз булуына карамастан, самоварда кайнап утырган мәтрүшкәле кайнар чәй туңарга ирек бирмәде. Мачаклыбашлылар бәйрәмне оештыруда өлеш керткән мәдәният хезмәткәрләренә, Сәпәй авылы узидарә башлыгы Фәния Галиевага зур рәхмәтле.

Инзилә Хөсәинова, Сәпәй авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мачаклыбашлылар кышны озатты