Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениза Кәлимуллина: “Комсомолда үткән яшьлекне искә төшердек”

Комсомол туган көнгә багышлап Яшьләр үзәгендә квиз-уен узган иде.

Яшьләр командалары белән бергә безгә – комсомолда чыныгу алып үскән өлкән буынга да ярышларда катнашырга туры килде. Уен бик кызыклы узды. Комсомол тарихын да, шул чордагы көйләрне дә искә төшердек, караокега кушылып җырладык та, кроссворд та чиштек. Территориаль иҗтимагый үзидарә рәисләреннән торган “Комсомол эпохасы” командасы икенче урынга чыкты. “Бүгенге заман яшьләре” командасы беренче урынны яулады. Яшьләрнең тарихны белүләренә, зирәк, белемле булуларына сөендек кенә. Әлеге чарадан яшәреп, көч-дәрт алып кайттык.

Лениза Кәлимуллина, 3 нче территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев