Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Контракт хезмәте – чын ир-егетләр өчен

Соңгы елларда хәрби контракт хезмәте яшьләр арасында аеруча популяр.

Районыбызда да сроклы хезмәтне аңа алыштыручылар бар. Ә инде Донбасс һәм Луганск республикаларында яшәүчеләрнең иминлеген яклап башланган хәрби операция чорында контракт хезмәтенә төрле яшьтәгеләрнең китүе гадәти күренеш. Аларның күпчелеге бу адымнарын патриотик хисләр белән бәйли. Менә шундый лачын ир-егетләребезгә ничек сокланмыйсың! Районның хәрби комиссары Рәдиф Камалеев белән кыскача әңгәмәбез хәрби контракт хезмәте һәм аның үзенчәлекләре хакында.

–Рәдиф Әнәсович, республикабызда әлеге операциядә катнашучы махсус батальоннар төзелүе турында да ишетәбез. Бу дөрсеме?

–Әйе. Россия Федерациясе Кораллы Көчләренең югары башкомандующие фәрманы нигезендә Татарстан территориясендә контрактниклардан торган мотоукчы батальон оештырыла. Аның составында хезмәт итәргә теләүчеләр өчен контракт срогы 5 айдан башлап, бер елгача төзелә.

–Контрактлы хезмәткә алынучыларга нинди таләпләр куела?

–Аңа РФ Кораллы Көчләрендә контракт нигезендә яки сроклы хезмәт үтүчеләр алына. Әлбәттә, социаль мәгънәдәге маддәләр буенча хөкем ителмәгән булырга тиешләр. Сәламәтлеге буенча хәрби хезмәткә яраклы булулары мөһим. Ә инде яшь мәсьәләсенә килгәндә, аның чиге рядовой һәм сержант дәрәҗәсендәгеләргә 49 яшькә кадәр, офицерлар составына – 60 яшькә кадәр.

–Контракт төзегәннәргә нинди түләү һәм гарантлар каралган?

–Контракт килешүе төзегәндә бер тапкыр бирелә торган түләү 260 мең сум тәшкил итә. Ә инде хезмәт барышында айлык түләү 200 мең сумнан алып, тагын да югары булырга мөмкин. Ул махсус хәрби операция зонасында куелган бурычтан чыгып билгеләнә. Моннан тыш, актив һөҗүм хәрәкәтләрендә катнашкан өчен һәр тәүлеккә өстәмә түләү каралган.

Хәрби хезмәткәр мәҗбүри рәвештә дәүләт тарафыннан бушлай иминиятләштерелә. Пенсия түләүләре өчен еллар исәбе 1 айга 3 ай итеп билгеләнә. Әлбәттә, аларның гаиләләре турында да кайгыртыла. Хәрби санаторияләрдә ел саен бушлай сәламәтләнү һәм ял итү мөмкинлеге тудырыла. Контракт хезмәте чорында төп эш урыны саклана. “Хәрби хәрәкәтләр ветераны” статусы бирелеп, аңа каралган барлык ташламалар һәм түләүләр билгеләнә. Аннары, хәрби хезмәткәрләрнең балаларын суворов һәм нахимов, югары хәрби училищеларга конкурстан тыш алу да каралган.

–Райондашларыбызда контракт буенча хәрби хезмәт белән бәйле сораулар туса, кайда мөрәҗәгать итәргә?

–Әлбәттә инде безгә – район хәрби комиссариатына. Ул шәһәребезнең Солтангалиев урамы, 4 а бинасында урнашкан. Белешмәләрне 7-29-79 телефоны аша да алырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев