Хәрби хезмәттән качучылар җавапка тартыла
Россия Президенты һәм Саклану министрлыгы фәрманнары нигезендә 1 октябрьдән безнең районда да хәрби чакырылыш комиссиясе көзге эшчәнлегенә кереште.
Егетләребез медицина тикшерүе үтә, комиссия утырышларында алар белән якыннанрак танышып, призывникның хезмәт итәргә яраклылыгы, гаилә хәле, башка якларның барысы да җентекләп өйрәнелә, үзе белән эчкерсез әңгәмә үткәрелә. Быел 80 гә якын егетебезне Армия сафларына озатырга тиешбез. 11 е беренче отправкада китте. Шушы көннәрдә шактый гына егетләребезнең китүе көтелә. Әмма арада армия хезмәтеннән качып йөрүчеләр дә бар. Район башкарма комитеты җитәкчесе, чакырылыш комиссиясе рәисе Айдар Шәмсетдинов бу нәүбәттән “Түгәрәк өстәл” сөйләшүе үткәрде. Анда хәрби комиссар Рәдиф Камалеев, прокурор ярдәмчесе, 3 нче класслы юрист Наил Шәйхетдинов, район үзәк сырхауханәсе баш табибы урынбасары Рашат Хуҗин, полиция бүлеге начальнигы урынбасары Нияз Хәсәншин, табиб-психиатр Анна Шмелева катнаштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев