Халыкны кабул итү
“Бердәм Россия” партиясенең Азнакай җирле бүлегендә (Солтангалиев ур., 21, Мәдәният йортының 1 нче каты) гражданнарның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча халыкны кабул итү атналыгы уздырыла.
25 июльдә 13.00-14.00 сәгатьләрдә – Азнакай районында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Зөлфия Зарипова;
14.00 – 15.00 сәгатьләрдә – Азнакай районында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Лилия Гафиева;
26 июльдә 9.00 – 10.00 сәгатьләрдә – Роспотребнадзорның территориаль идарәсе белгеч-эксперты Эльвира Рәхимҗанова (кулланучылар хокукын һәм кеше иминлеген яклау мәсьәләләре буенча);
27 июльдә 9.00 – 10.00 сәгатьләрдә – район башкарма комитеты җитәкчесенең районда эшмәкәрлек һәм фермерлыкны үстерү буенча ярдәмчесе (эшмәкәрләр хокукларын яклауга кагылышлы сораулар);
28 июльдә 13.00 – 14.00 сәгатьтә – Азнакай муниципаль районының терроризмга каршы көрәш буенча комиссия секретаре Руслан Дәүләтшин (гражданнар хокукларын яклауга кагылышлы сораулар) халыкны кабул итәчәкләр.
Белешмәләр өчен телефон: 7-01-92.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев