Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Казанда атыш барган мәктәптә азнакайлы да булган

“Үземне тиз арада кулга алып, тынычлыкны сакларга тырыштым”, - ди Гүзәл Якупова.

Якташыбыз, шәһәрнең 1 нче урта мәктәбендә озак еллар тарих һәм җәмгыять белеме фәннәре буенча белем биргән Гүзәл Якупова бүгенге көндә Казан шәһәренең 175нче гимназиясендә укыта. 

Фаҗига булган көнне ул да мәктәптә була. 11 нче сыйныфларда җәмгыять белеме буенча контроль эш барган вакытта мәктәп директоры  тавыш көчәйткеч аша хәбәр биргәч, укучылар тиз арада ишек һәм тәрәзәләрне япканнар. Шартлау тавышы ишетелгәч, укытучы балаларга кабинетның арткы өлешенә чүгәләп утырырга куша. 

- Үземне кулга алып, тынычлыкны сакларга, елап җибәрмәскә тырыштым. Чөнки минем күз яшьләрен укучылар күрсә, аларга тагын да авыррак булачак иде. Ату, шартлау тавышыннан диварлар да селкенеп куйган кебек тоелды, - ди ул. - Балаларга әти-әниләренә шалтыратуларын, алар белән элемтәдә торуларын сорадым. Минем туганым Казанда МЧСта эшли. Аның белән элемтәгә кергәч, ул бу вакыйга турында белүләрен, тиешле эш алып барылуын, курыкмаска кирәклеген әйтте. Шуннан без бераз тынычландык.

Бераздан класс ишеген шакыйлар, җинаятьче булырга мөмкин дип, балалар да, укытучы да башта эндәшми тора. “ОМОН” сүзен ишеткәч кенә күңелләренә ышаныч керә.

- Без ишек артында торучыларга ахыргача ышанмадык. Бер укучым әтисенең тавышын ишетткәч кенә анда үбезнекеләр булуын аңладык. Куркудан һәм дулкынланудан ишекне ача да алмадык хәтта. Ишек астыннан ачкычны биреп, аны укучыбызның әтисе ачты, - ди педагог. 

11 май көнне Казанның 175нче гимназиясендә ату нәтиҗәсендә җиде бала һәм ике укытучы һәлак булды, сырхауханәдә дәваланучылар да бихисап. Атуны оештырган 19 яшьлек Илназ Галәвиев суд карары нигезендә кулга алынды, ул гаебен таныган.

Фото: https://az292001.wixsite.com/guzelyakupova

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев