Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ире һәм баласы ятим калды: яман шеш белән көрәшүче Лилия Нуруллина бакыйлыкка күчте [соңгы видеосы]

Казанда яшәүче Лилия һәм Илназ Нуруллиннар гаиләсе бу көннәрдә зур югалту кичерә. Җомга, 2 ноябрь көнне, Төркиянең онкология хастаханәсендә бер елдан артык яман авыру белән көрәшүче Лилиянең гомере өзелгән.

Лилия бер ел элек авырый башлый. Табиблар аның үпкә­сендә яман шеш таба. Өмет­ле сүз әйтмиләр. Авыруның соңгы ста­диядә булуы ачыклана. Лилиягә бер-бер артлы дүрт мәртәбә химия терапиясе бирәләр. Ярдәме тими. Ул гына да түгел, быел анда тагын бер яман шеш табалар. Хәле көннән-көн начарлана башлады. Аптырагач, чит ил белгечләренә мөрәҗәгать итәләр. Төркия табиблары Лилиянең гомере өчен көрәшеп карарга вәгъдә биргән. 17 октябрьгә каршы төндә Лилия әнисе һәм кызы Эльза белән шунда очтылар. Ләкин Төркиядә Лилиянең күзләре мәңгелеккә йомылды.

23 октябрь көнне төшерелгән соңгы видеосында Лилия тиздән барысы да яхшы булачагына өметләнүен, дәвалануга кирәкле сумма җыелып бетәргә бик аз гына җитмәвен әйтә. Якыннарының авыр хәсрәтен уртаклашабыз. Урыны оҗмахта булсын. Иннә лилләһи вә иннә иләһи рәҗигун…

 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев