Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле! - ФОТО

“Переведи! Татарча өйрәнәбез” дип аталган интеллектуаль уенга татар телен сөюче яшьләр җыелды.

26 апрель көнне татар халкының бөек әдибе Габулла Тукайның туган көне билгеләп үтелде. Районыбызда ел саен бу көнне төрле шигърият, тел бәйрәмнәре үткәрү инде күркәм традициягә әверелде. Яшьләр үзәге хезмәткәрләре дә 26 апрель көнне шәһәр күләмендә эшче яшьләр белән “Туган тел “ көнен билгеләп уздылар. “Переведи! Татарча өйрәнәбез” дип аталган интеллектуаль уенга татар телен сөюче яшьләр җыелды. Уен телевизион форматта үткәрелде. Кичәнең төп максаты – анда катнашучыларның сүз байлыгын киңәйтү һәм баету иде. Үз туган телеңне камил белү һәр кеше өчен бик мөһим дип саныйбыз. Уенда барлыгы 6 кеше катнашты. Социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүче Әминә Әхмәтшина 1 урынны яулады.

–Татар теле гел чит тел кебек гаять кызыклы икән, – дип, катнашучылар уен барышыныда үзләренең фикерләре белән бүлештеләр. Чынлап та, мондый чараларны күбрәк уздырырга кирәк дип саныйбыз. Азнакай кичләрен яшьләр бергә җыелып, туган телендә сөйләшеп үткәрсә, татар теле беркайчан да бетмәс, дип ышанабыз, дигән фикердә Яшьләр үзәге хезмәткәрләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев