Хөрмәтле өлкән буын райондашларыбыз!
Октябрь аеның беренче көннәрендә без барлык өлкән буын вәкилләренә – әби-бабайларыбызга, ата-аналарыбызга, остазларыбызга – ихтирам һәм хөрмәт сүзләрен җиткерәбез. Сез районыбызның үсеше, чәчәк атуы өчен намуслы хезмәт куйдыгыз. Авыр, әмма мактаулы хезмәт юлы үтеп, беркайчан да сыгылмадыгыз, сынмадыгыз, фидакарь хезмәтегез, мактаулы хезмәт юлыгыз белән һәммәбезгә үрнәк булып торасыз. Әле бүген дә сез районыбыз тормышында, җәмәгать эшләрендә иң актив катнашучылар. Сез – безнең киңәш сандагыбыз, остазларыбыз. Һәрчак сезгә мөрәҗәгать итәбез, хезмәт һәм тормыш тәҗрибәгезгә таянабыз. Сез безнең тормышыбызның терәге, акыллы киңәшчеләребез, сабырлык һәм җылылык чыганагы.
Хөрмәтле, өлкәннәребез! Бәйрәмегез уңаеннан иң ихлас котлауларыбызны кабул итеп алыгыз. Якыннарыгызның игътибар-хөрмәтен тоеп, исәнлектә-саулыкта һәммәгезгә куанычлы озын гомер телим. Без сезне яратабыз, хөрмәт итәбез.
Айдар Шәмсетдинов, Азнакай муниципаль районы башлыгы
Нет комментариев