Азнакай районының Әгерҗе авылында язучылар белән очрашу узды.
Бу очрашуда “Гөлстан”чылар Марсель Гарипов, Резеда Шәрипова, Гөлчәчәк Садретдинова, Халидә Галимова һәм Нәсимә Фазлыева катнашты.
Очрашуда «Чишмәкәй» һәм «Әллүки» балалар бакчаларында тәрбияләнүче балалар, Азнакайдагы 9 нчы мәктәпнең 8 нче А классы укучылары һәм авыл халкы булды.
Язучылар үзләренең яңа китаплары белән таныштырдылар, укучыларга киңәшләрен җиткерделәр һәм аларның сорауларына җавап бирделәр. Балалар җирле шагыйрьләрнең шигырьләрен яттан сөйләделәр. Авыл үзешчәннәре кичәне җыр-моңнар белән бизәде.
Авыл җирлеге башлыгы Әдилә Мирзаһитова, ветераннар советы рәисә Альбина Сафиуллина, авылның танылган гражданины, иганәче Фоат Галиев һәм аның тормыш иптәше, (шушы шагыйрәләрнең укытучысы да) Розалия ханым һәм башкалар әдәби кичәдә чыгыш ясап, хатирә, фикерләре белән уртаклаштылар. Кичәне бик матур итеп Мәдәният идарәсе мөдире Гүзәлия Исламова, китапханәче Гөлфия Мәннанова һәм башкалар оештырганнар һәм алып бардылар. Соңыннан бергәләп гәпләшә-гәпләшә мул табынлы өстәл артында чәйләр эчтеләр, уй-фикерләре белән уртаклаштылар. Әнә шундый бик җылы, эчтәлекле, онытылмас очрашу булды. “Гөлстан”чылар оештыручыларга һәм шулай ук тәмле ризыклар пешереп каршы алган пешекчеләргә рәхмәтләрен укып, “Яңадан очрашканга кадәр” дип таралыштылар.
Нет комментариев