Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Җиңү бистәсендә төзекләндерү буенча күләмле эшләр бара

Бүген муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм аның урынбасары Роза Галеева Җиңү бистәсендә федераль, республика программалары нигезендә һәм нефтьчеләр ярдәмендә барган төзелеш эшләре белән таныштылар.

 

Җиңү бистәсе мәктәбендә “Татнефть” ярдәме белән заманча лабораториясе булган биология кабинеты ачылган, электр челтәрләре алыштырылган, бәдрәфләр, ашханәгә кергәндә юынгычлар яңартылган.

Бистәдәге күп фатирлы 6 торак йортта 600 мең сумлык төзекләндерү эшләре башкарылган. “Киләсе елда бу территорияне “Безнең ишек алды” программасына кертергә планлаштырабыз”, – диде Марсель Шәйдуллин.

Җирлек үзәгендә модульле ФАП төзелеше дә тәмамланып килә.

Авыл җирлеге башлыгы Ирина Бохарова белдергәнчә, соңгы елларда Чәкән авылында 1,5 млн сумга парк, балалар, спорт мәйданчыгы төзелгән; Җиңү бистәсендә мәдәният йорты территориясе асфальтланган, һәйкәл салынган, Яшьләр урамына 500 мең сумга таш юл җәелгән.

– Вахитов авыл җирлеге районда иң зурлардан, аңа 5 авыл керә. Соңгы елларда биредә күләмле эшләр башкарылды. Алга таба да җирлекне үстерү буенча төрле программаларда катнашырга кирәк. Без үз ягыбыздан һәрчак ярдәм итәргә әзер”, – диде район башлыгы халык белән очрашуда.

Мәдәният йорты каршында бүген матур бәйрәм дә узды. Мәктәп коллективы ярминкә оештырган, мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм “Юлдаш” агитбригадасы концерт әзерләгән. Авылның хөрмәтле ветераннарына “Азнакай районына 90 ел” юбилей медале, бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев