Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Халыкара туган тел көнен Азнакай укучылары китапханәдә каршылады

(Азнакай, 21 февраль) Бүген Халыкара туган тел көне билгеләп үтелә. "...Җыр булырлык сүзләр биргән, Туган телем, рәхмәт сиңа!.." Әлеге шигырь юллары белән исемләнгән кичә Азнакай шәһәренең Үзәк китапханәсендә балалар, укучылыр, өлкәннәр катнашында бик эчтәлекле, кызыклы итеп үткәрелде. Ул 10 нчы номерлы "Алтынчәч" балалар бакчасының мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары чыгышы белән...

(Азнакай, 21 февраль) Бүген Халыкара туган тел көне билгеләп үтелә.

"...Җыр булырлык сүзләр биргән,

Туган телем, рәхмәт сиңа!.."

Әлеге шигырь юллары белән исемләнгән кичә Азнакай шәһәренең Үзәк китапханәсендә балалар, укучылыр, өлкәннәр катнашында бик эчтәлекле, кызыклы итеп үткәрелде.

Ул 10 нчы номерлы "Алтынчәч" балалар бакчасының мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары чыгышы белән башланып китте. Әлеге балалар тәрбиячеләре һәм музыка җитәкчесе Ләйлә Закирҗан кызы белән төрле милләт вәкилләренең дуслыгын тасвирлап театраль күренеш тәкъдим иттеләр, төрле телләрдә шигырьләр һәм җырларны гаять зур осталык белән кунакларыбыз хозурына җиткерделәр.

Кичәдә катнашкан шәһәрнең 6 нчы урта мәктәбенең 6 Б сыйныфы укучылары, укытучылары Таңчулпан Шамил кызы Хәбибуллина белән берлектә, үз телләрен генә белү белән чикләнмичә, башка телләр белән дә кызыксынуларын белдерделәр, татар, рус, казах, әрмән, мари, украин, белорус, чуваш, башкорт халкы телләрендә шигырьләр һәм халык авыз иҗатыннан өзекләр сөйләделәр.

Ә шәһәрнең 9 нчы урта мәктәбе укучылары "Мин татарча сөйләшәм" дигән шигарә белән чыгыш ясап, яшьтәшләрен туган телебезне камил белүләре белән таң калдырдылар.

Кичә барышында китапханәчеләр Валентина Горшунова һәм Әлфия Фәйзуллина туган телнең халкыбызның гореф-гадәтләре, әдәбияты, мәдәнияте нигезен тәшкил итүен ассызыклап үттеләр, мавыктыргыч викторина белән укучыларның белемнәрен тикшерделәр.

Укучыларда районыбызның талантлы шагыйрәсе Гөлчәчәк Садретдинова чыгышы зур кысыксыну уятты. Ул үз чираттында телебез сафлыгы, матурлыгы, аһәңлелеге өчен армый-талмый көрәшергә өндәде.

ОФИЦИАЛЬНЫЙ СПОНСОР КОНКУРСА КО ДНЮ ЗАЩИТНИКА ОТЕЧЕСТВА - ООО "МЕДКЛИНИКА" (АЗНАКАЕВО) 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Халыкара туган тел көнен Азнакай укучылары китапханәдә каршылады