Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Газета – ул район көзгесе

"Маяк" - районыбыз елъязмасы, район көзгесе. Газета район белән бергә үсеп, авыр һәм катлаулы юл үтте. Газетаны укучыларыбыз, аларның хатларыннан башка күз алдына да китереп булмый. Шатлык-кайгыларын бергә уртаклашып, киңәшләшеп, газетаны тагын да эчтәлеклерәк, сыйфатлырак итү өстендә эшлибез. Ә менә "Маяк" алар тормышында нинди роль уйный икән? Газета укучыларыбызга әнә...

"Маяк" - районыбыз елъязмасы, район көзгесе. Газета район белән бергә үсеп, авыр һәм катлаулы юл үтте. Газетаны укучыларыбыз, аларның хатларыннан башка күз алдына да китереп булмый. Шатлык-кайгыларын бергә уртаклашып, киңәшләшеп, газетаны тагын да эчтәлеклерәк, сыйфатлырак итү өстендә эшлибез. Ә менә "Маяк" алар тормышында нинди роль уйный икән? Газета укучыларыбызга әнә шундый сорау белән мөрәҗәгать иттек.

Гөлчәчәк Садретдинова,

шагыйрә:

- "Маяк" - безнең гаиләнең аерылгысыз дусты. Аны бик кечкенәдән үк, хәреф таный башлаганнан бирле яратып укыйм. Чөнки әнием Мәүҗидә бер дә калдырмыйча "Маяк" газетасын алдырып килде. Хәзер үз гаиләм булгач та яраткан "Маягымнан" аерылган юк. Беренчедән, бик кызыксынып район яңалыклары белән танышып чыгам. Газета битләрендә шәхсән үземнең, каләмдәшләремнең язмалары, шигырь, хикәяләрен күреп чиксез сөенәм.

Ризәнә Хаҗиәхмәтова,

сугыш чоры баласы:

- Мин "Маяк" газетасы коллективына, үзебезнең Әгерҗе авылыннан хәбәрләр язып торучыларга, бигрәк тә Альбина Сафиуллинага бик рәхмәтлемен. Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилее уңаеннан газета аша бик күп ветераннар, аларның язмышлары белән танышып торабыз. Сугышта батырлыклар күрсәткән бертуган апам Гайшә Әхмәтова, атаклы бакчачы әтием Шәйморат турында да бик эчтәлекле язмаларны урнаштырдылар. Без - өлкән яшьтәгеләр, әллә кайларга барып йөри алмыйбыз, район турындагы бөтен яңалыкларны " Маяк" газетасыннан укып, танышып торабыз.

Гөлфинә Фазлыева, 7 нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы:

- "Маяк" газетасы аша, беренче чиратта, район хәбәрләрен белеп торам. Язучыларның тормыш һәм иҗат юлын чагылдырган, тәрбия-әһлак темасына кызыклы язмаларны дәрестә, класстан тыш чараларда кулланам. Гаиләбез белән газета килүен көтеп алабыз, бер елны да язылмый калган юк. Бәяләр арта дигәч, икенче яртыеллыкка да алдан язылып куйдым, хәзер күңел тыныч.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Газета – ул район көзгесе