Реклама
ҖӘМГЫЯТЬ
Фәрит Мөхәммәтшин Азнакайның Радужная урамына сокланды
Республикада киң колач алган “Безнең ишегалды” проекты кысаларында эшчәнлекне киң җәелдереп, җирлегебездә дә урамнарны, йорт яннарын төзекләндерү, балалар мәйданчыклары ясау бара.
Ул 4 елга исәпләнеп, барлыгы 148 ишегалдында юллар һәм тротуарларны ремонтлау, яктырту, утыргычлар кую, яшелләндерү, уйнау, спорт белән шөгыльләнү өчен җиһазлау һәм башка төр төзекләндерү, яңартулар каралган. Быел әлеге программага 600 мең квадрат метрга якын мәйданда 28 ишегалды территориясе кертелде. Аларда 216 миллион сумлык эшләр башкарылачак. Парламент башлыгы шәһәребезнең Радужная урамындагы 1 нче, 3 нче йортлар ишегалларын карап чыкканнан соң, аларда алып барылган төзекләндерүдән канәгать калды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев