Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Фәрит Мөхәммәтшин Азнакай спортчылары белән очрашты

Азнакайның иң спортчан шәһәр булуын республикакүләм бәйгеләрдә яуланган җиңүләр исбатлый.

Районда бүгенге көндә 295 спорт корылмасы бар, аларда 30 меңнән артык кеше шөгыльләнә.  Җирлегебезгә визиты ахырында Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин олы горурлыгыбыз булган ачык бассейн һәм волейбол мәйданчыгында булды. Нефтьчеләр ярдәме белән реконструкцияләнгән бассейн европа стандартларында эшләнүе, заманча җиһазланышы белән аерылып тора. Ул азнакайлыларның гына түгел, күрше-тирә районнарда яшәүчеләрнең дә яраткан урынына әверелде. Ял көннәрендә анда су коенырга, ял итәргә килүчеләр саны бишәр меңгә җитә.

–Азнакай елдан-ел үсеш-яңарышта. Киләчәктә дә шушы алган биеклекне югалтмыйча, исән-сау булып, яңа уңышлар яулап яшәргә язсын сезгә! – дигән изге теләкләрен белдерде Фәрит Хәйрулла улы азнакайлылар белән саубуллашканда.    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев