Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Эшче кадрларны үзебездә әзерләү бурычы куелды

Чираттагы атналык киңәшмәне район башлыгы Марсель Шәйдуллин җәйге Универсиада уеннарына "Казан-Арена" футбол стадионын төзекләндерүдә катнашкан бер төркем торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләренә Россия Федерациясе Президентының Мактау грамоталарын һәм «2013 елда Казан шәһәрендә XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада» истәлек медальләрен тапшырудан башлады. - Республика, район үсешенә керткән өлешегез өчен барыгызга да рәхмәт сүзләремне җиткерәм,...

Чираттагы атналык киңәшмәне район башлыгы Марсель Шәйдуллин җәйге Универсиада уеннарына "Казан-Арена" футбол стадионын төзекләндерүдә катнашкан бер төркем торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләренә Россия Федерациясе Президентының Мактау грамоталарын һәм «2013 елда Казан шәһәрендә XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада» истәлек медальләрен тапшырудан башлады.

- Республика, район үсешенә керткән өлешегез өчен барыгызга да рәхмәт сүзләремне җиткерәм, - диде район башлыгы йомгаклау чыгышында.

Азнакайда язгы су басуга каршы әзерлек эше башланды, су басулар буенча хәл куркырлык түгел.

- Су басудан зыян күрү очракларын булдырмас өчен ташкынга алдан әзерләнергә кирәклеге билгеле, - ди шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Расих Шәкүров. Белгечләр исәпләвенчә, агымдагы елның язында нинди дә булса катаклизмнар көтелми, шулай да һәр очракка әзер торырга кирәк. Су басуны кисәтү максатында җирлегебездә чаралар планы булдырылды. Барлык эшләр дә язгы ташкынны хәвеф-хәтәрсез үткәрүгә юнәлтелгән. Вәлиханов, Лобачевский, Совет, Гоголь урамнарындагы суүткәргеч торбалар, су канаулары чистартылган, 37 күпернең төзеклеге тикшерелгән.

Бүгенге көндә республикада, шул исәптән районда, эшче һөнәрләр әзерләүгә зур игътибар бирелә. Әлеге юнәлештә Лениногорск политехник көллиятенең Азнакайдагы филиалының да роле әйтеп бетергесез. Елдан-ел җитештерү сәнәгате үсә бара. Бу үз чиратында кадрларга да сорау тудыра.

- Безнең бурыч - заманча шартларда эшли алырлык белгечләр әзерләү, - ди көллият директоры Роберт Хөснетдинов.

Киңәшмәдә катнашучыларны ул көллиятнең бүгенге тормышы, проблемалары, киләчәккә булган планнары белән таныштырды. Авыл хуҗалыгы, хезмәт күрсәтү тармагына эшче кадрлар әзерләү - көллиятнең төп юнәлеше әнә шундый. Белем бирү учреждениесе районның оешма-предприятиеләре белән дә тыгыз хезмәттәшлек алып бара. Көллият предприятиеләр белән килешү төзеп, студентлар шунда практика үтәләр.

Район башлыгы көллият эшчәнлегенә югары бәя биреп:

- Безнең бурыч - эшче һөнәрләрнең абруен күтәрү. Кадрларны читтән җәлеп иткәнче, үзебезнең яшьләрне үстерергә, аларны көндәшлеккә сәләтле эшчеләр итеп чыгарырга кирәк, - диде.

Киңәшмәдә шулай ук язгы кыр эшләренә әзерлек мәсьәләсе дә читтә калмады. Марсель Шәйдуллин һәр мизгелнең кадерен белеп, уңышка нигезне бүгеннән үк салырга кирәклеген ассызыклады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Эшче кадрларны үзебездә әзерләү бурычы куелды