Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Экологияне саклау өлкәсендә Азнакай нефтьчеләре 700 миллион сумлык эш башкарган

(Нәфис ӘХМӘТ) "Азнакайнефть" идарәсендә нефть табу эшчәнлеге белән бергә әйләнә-тирә мохитне саклауга зур игътибар бирелә. Биредә һава һәм су бассейннарын сафландыру, туфрак һәм су ресурсларыннан рациональ файдалану, эш барышында барлыкка килгән калдыкларны юкка чыгару, катламнарда алып барыла торган чаралар буенча комплекслы программа булдырылды. Экологияне саклау өлкәсендә елның-елында 700 миллион сумлык...

(Нәфис ӘХМӘТ)
"Азнакайнефть" идарәсендә нефть табу эшчәнлеге белән бергә әйләнә-тирә мохитне саклауга зур игътибар бирелә. Биредә һава һәм су бассейннарын сафландыру, туфрак һәм су ресурсларыннан рациональ файдалану, эш барышында барлыкка килгән калдыкларны юкка чыгару, катламнарда алып барыла торган чаралар буенча комплекслы программа булдырылды.

Экологияне саклау өлкәсендә елның-елында 700 миллион сумлык эш башкарыла, яңа технологияләр кулланыла.


"Татнефтегазпереработка" лабораториясе белән берлектә ел башыннан районның 29 торак пунктыннан 296 һава анализы алынды. Андый лаборатория "Азнакайнефть" идарәсе биләмәсендә дә эшли. Анализлар һава пычрануының нормадан артык булмавын күрсәтте. Нефть газларын җыеп юкка чыгару проблемасы районда узган ел ук хәл ителде.


Халыкны су белән тәэмин итү буенча нефтьчеләр тарафыннан күп эш башкарыла. Яңа су линияләре төзү, су запасларын табу, чишмәләрне төзекләндерү үткәрелә. Узган ел катлам суларын һәм җир асты чыганакларын пычранудан саклау чараларына гына да 959,06 миллион сум акча сарыф ителде. Идарә быел да "Татнефть" компаниясе оештырган "Чишмәләр" конкурсында призлы урынга лаек булды.


Ел әйләнәсенә туфракны һәм елгаларны агып төшкән юынтык һәм нефть белән пычранган сулардан саклый торган нефть тоткыч һәм боно каршылыклары даими тикшерелеп, ремонтланып тора.


«Азнакайнефть» идарәсе нефтьчеләре республиканың көньяк-көнчыгыш төбәгендәге дистәгә якын муниципаль район биләмәсендә үзләренең эшчәнлекләрен алып баралар. Аларга иген басуларында, урман зоналарында да эш башкарырга туры килә. Нефтьчеләр үзләреннән соң туфракны элекке хәленә кайтаруга зур әһәмият бирәләр. Быел, мәсәлән, Бөгелмә районына кергән Кодаш авылы җир биләмәләрендә 3,5 гектарда саклау тезмәсе булдырылды.

Анда 11 меңнән артык 3 яшьлек нарат үсентесе утыртылды. Шул ук вакытта шәһәрнең көнчыгыш микрорайонында яңа төзелгән юл буена 7-8 яшьлек 500 төп агач утырттылар. Торба үткәргечләрдә ремонт ясалганнан соң, подрядчы оешмалар да җир өслеген савыктыру эшеннән читтә калмый. Агымдагы елда нефтьчеләр тарафыннан башкарылган ремонт эшләреннән соң калган нефть шламнарын эшкәртү өчен "Сәнәгать экологиясе" ҖЧҖнең Карабаш җайланмасына 2028 тонна нефть калдыгы озатылды. Аның өстенә 25 тоннадан артык кулланыш калдыклары тапшырылды.


Йомгаклап шуны әйтәсем килә: нефтьчеләр төп вазифаларыннан тыш торак йортлар, социаль объектлар төзеп, юллар салып кына калмыйлар, әйләнә-тирә мохитне савыктыру өлкәсендә дә күп эш башкаралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Экологияне саклау өлкәсендә Азнакай нефтьчеләре 700 миллион сумлык эш башкарган