Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Эфирда – Евдокия Калинина!

Район ветераннар советы әгъзасы, СССРның Мәгариф отличнигы, шәһәрнең почетлы гражданины Евдокия Калининаны җирлегебездә белмәгән, хөрмәт итмәгән кеше юктыр! Өлкән яшьтә булуына карамастан, ул бүген дә актив тормыш белән яши. Әледән-әле мәктәп укучылары белән очрашып тора, ялгыз өлкәннәрне дә игътибардан читтә калдырмый, аларның тормыш-көнкүреш проблемаларын чишәргә ярдәм итә. 87 яше белән...

Район ветераннар советы әгъзасы, СССРның Мәгариф отличнигы, шәһәрнең почетлы гражданины Евдокия Калининаны җирлегебездә белмәгән, хөрмәт итмәгән кеше юктыр!

Өлкән яшьтә булуына карамастан, ул бүген дә актив тормыш белән яши. Әледән-әле мәктәп укучылары белән очрашып тора, ялгыз өлкәннәрне дә игътибардан читтә калдырмый, аларның тормыш-көнкүреш проблемаларын чишәргә ярдәм итә. 87 яше белән баручы ветеран-укытучы бүген дә үзенең элекке укучылары, коллегалары белән элемтәне өзми. Район масштабында уздырылып килүче күп кенә изге эшләрнең инициаторы да, оештыручысы да әле Евдокия Калинина!

Аның тырышлыгы нәтиҗәсендә Бөек Ватан сугышы кырларында башларын салган авылдашлар истәлеге булып Холмовкада һәйкәл калыкты, Тимәш авылында стела куелды, Әфган сугышы батырлары Николай Кандауров белән Евгений Ивановның кабер ташлары яңартылды. Бүген исә тынгы белмәс ветеран 30 нчы елларда комсомолның Азнакай райком беренче секретаре булып хезмәт куйган Шамил Сидаев хакында эзләнүләр алып бара, элекке Тимәш авыл Советына кергән (хәзер инде югалган) авылларда яшәгән якташларыбыз хакында тарих битләрен барлый...

2015 ел безнең өчен аеруча истәлекле булды, илебез халкы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтте. Май аенда Евдокия Петровна, Ринат Вәлиев җитәкләгән радиоклуб әгъзалары белән "Җиңү-70" мемориалында катнашып, эфирга чыкты. Ул бөтен дөньяга районның бәйрәмгә ничек әзерләнүен, бу көнне ничек каршылавын сөйләде. Аңа Россия радиосөючеләр берлеге Дипломы да тапшырылды. Ә шушы көннәрдә безгә Мәскәүдән әлеге мемориал нәтиҗәләре хакында язылган "Радио" журналының яңа саны килде.

"Азнакай шәһәрендә гомер кичерүче Калинина Евдокия Петровнаның дәһшәтле еллар афәте хакындагы чыгышы барыбызның да күңел төпкелләрен айкады. Сугыш елларында хат ташучы булып эшләгән Евдокия Петровнага күп кенә авылдашларына "кара кәгазь" алып килергә туры килә. Шундый ук кайгы аларның йортларын да урап узмый: әтисе һәм ике абыйсы сугыш кырында ятып кала..." - дип яза мәкалә авторы. Әлеге текстны Азнакай командасы фотосурәте тулыландыра.

... Хәтер-хатирә. Үз туган җиреңнең, яшәгән төбәгеңнең тарихын белү, аны барлау, якыннарың өчен әйтеп бетерә алмаслык горурлык хисләре кичерү - ватанпәрвәрлек нигезе әнә шундадыр. Евдокия Петровна үзенең сүзе белән генә түгел, эше белән дә үсеп килүче буынга үрнәк булып тора. Гәрчә, яшьләргә генә түгел, ә безгә, өлкәннәргә дә.

Нәби Дәүлинең

"Мин дөньяга табынмасам,
Кеше булып йөрмәс идем.
Кайгырмасам, уфтанмасам,
Яшәү ямен белмәс идем",

дип язылган шигъри юллары нәкъ аның күңел халәтен ачып сала да.

Нәсимә Камалиева,

Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре, район ветераннар советы әгъзасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Эфирда – Евдокия Калинина!