Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Чыршы кискәнче, башта уйла

Яңа ел якынлашу белән халык йорт-фатирына нарат-чыршы юнәтү белән мәшгуль.

Берәүләр аны сатып алуны хуп күрсә, икенчеләр урманга барып, рөхсәтсез генә кисеп алып кайталар.

Бу хәлне булдырмый калу максатында районда патруль төркемнәре эшли.

Рөхсәтсез ылыслы агач кисүчеләргә карата җинаять һәм административ җаваплылык каралган. Физик затлар өчен штраф күләме 3000-4000, вәкаләтле затларга – 20-40 мең, юридик затларга – 200-300 мең сум тәшкил итә. Моннан тыш, табигатькә китерелгән зыян өчен дә түләргә туры киләчәк. Бусы исә агачның зурлыгына һәм санына бәйле. Әгәр дә инде штраф күләме 5000 сумнан артып китсә, тәртип бозучыга карата җинаять эше дә ачыла.

Хокук бозуларга тап булган очракта, Азнакай урманчылыгына 7-85-17 телефоны аша хәбәр итәргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев