Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бөкрене кабер генә төзәтә

Берәүләр акчаны кырык кат тирен түгеп тапканда, икенчеләр җиңел кәсепне үз итә. Соңгы арада районда кибетләрдән әйбер урлау фактлары ешайды. Узган атнада да сәүдә нокталары караклар кулыннан шактый гына зыян күргән. Район эчке эшләр бүлегеннән хәбәр итүләренчә, берәү шәһәр кибетләренең берсеннән 9157 сумлык бер шешә конъяк урлый. Әмма халык әйткәнчә:...

Берәүләр акчаны кырык кат тирен түгеп тапканда, икенчеләр җиңел кәсепне үз итә. Соңгы арада районда кибетләрдән әйбер урлау фактлары ешайды. Узган атнада да сәүдә нокталары караклар кулыннан шактый гына зыян күргән. Район эчке эшләр бүлегеннән хәбәр итүләренчә, берәү шәһәр кибетләренең берсеннән 9157 сумлык бер шешә конъяк урлый. Әмма халык әйткәнчә: "Без капчыкта ятмый". "Бәхете" кирегә киткән каракны тиз табалар, ул Текмәле авылы кешесе булып чыга. Тикшерү барышында аның 14 ноябрь көнне дә әлеге кибеттән 3873 сумлык виски урлап чыгуы ачыклана. Шунсын да билгеләп үтәргә кирәк, 27 яшьлек әлеге егет 2007 елда урлашу өчен хөкем ителгән булган. Бөкрене кабер генә төзәтә дип юкка әйтмиләр шул...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бөкрене кабер генә төзәтә