Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бүген Азнакай үзенең легендар улы, элеккеге хакимият башлыгы, шагыйрь Әнәс Гатуф улы Исхаков белән хушлашты (ФОТО+ВИДЕО)

Матәм митингы район-шәһәр Мәдәният йортында барды.

Әнәс Гатуф улын озатырга зал тулып азнакайлылар, районның хәзерге җитәкчеләре, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, вице-спикеры Марат Готыф улы Әхмәтов җитәкчелегендә башкаладан делегация, үзенең чордашлары, фикердәшләре, бергә эшләгән коллегалары, дуслары, якыннары, төрле елларда аның кул астында тәҗрибә туплап, хәзерге вакытта республиканың төрле почмакларында дәрәҗәле урыннар биләгән шәхесләр җыелды.

Чыгыш ясаучылар республиканың, районның үсешендә саллы эзе калган, барлык кешелеклелек сыйфатларын үзендә туплаган Әнәс Гатуф улы хакында җылы сүзләрен, рәхмәтләрен җиткерделәр, рухына мәдхия укып, оҗмахта булуын теләделәр.

Азнакайга гомере буена тугры калган Әнәс Исхаковның якты истәлеге азнакайлылар күңелендә мәңге сакланыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев