Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Без бит җир бәндәләре

Кайчандыр Мичурин бакчачылык ширкәтендә безнең дә кишәрлек бар иде. Кызганыч, хәзер инде бакчаларыбыз ташландык, су булмагач, җимерелеп, будкалары сүтелеп, пыран-заран килеп бетте. Шулай да, элеккеге гадәт белән, җәйгә керүгә күңел шул бакчаларга тарта. Карлыган яфрагы булса да җыеп кайтырмын, дип беркөннәрдә шунда мендем. Мондагы агач, куак төбе саен чүп-чар, шифер,...

Кайчандыр Мичурин бакчачылык ширкәтендә безнең дә кишәрлек бар иде. Кызганыч, хәзер инде бакчаларыбыз ташландык, су булмагач, җимерелеп, будкалары сүтелеп, пыран-заран килеп бетте. Шулай да, элеккеге гадәт белән, җәйгә керүгә күңел шул бакчаларга тарта. Карлыган яфрагы булса да җыеп кайтырмын, дип беркөннәрдә шунда мендем. Мондагы агач, куак төбе саен чүп-чар, шифер, башка төзелеш калдыклары күреп исем-акылым китте. Шулчак бер машина үтеп китеп, бераз баргач туктап, хуҗасы чүп-чарын бушатып китте. Ничек оялмыйлар?! Үзебез яшәгән җирне үзебез үк пычратып ятабыз бит, табигать моңа ничекләр түзә икән?! Без бит җир бәндәләре, нигә шулай ваемсыз, оятсыз кыланабыз? Барыбыз әнә шулай килеп чүп-чарын, пычрагын атып китсә, шәһәр тирәсе нигә әйләнер? Ник бу хакта уйламыйбыз? Җаным әрнеп кайттым...

Вәсилә Мансурова, пенсионер

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Без бит җир бәндәләре