Азнакайның яшь туристлары көч сынашты
Балалар иҗат үзәгенең туристик, төбәкне өйрәнү бүлеге районыбыз укучыларының 44нче туристик слетын үткәрде. Ул 30 майдан 1 июньгә кадәр Алферовка авылы янәшәсендә оештырылды. Слет барышында укучылар җәяүле турист сукмакларыннан үтте, тирә-якта ориентлашырга өйрәнде, табигать белемнәрен киңәйттеләр, туган якның байлыгын ачтылар, гүзәллеген хозур кылдылар... Анда барлыгы 10 команда составында 90лап укучы...
Балалар иҗат үзәгенең туристик, төбәкне өйрәнү бүлеге районыбыз укучыларының 44нче туристик слетын үткәрде. Ул 30 майдан 1 июньгә кадәр Алферовка авылы янәшәсендә оештырылды. Слет барышында укучылар җәяүле турист сукмакларыннан үтте, тирә-якта ориентлашырга өйрәнде, табигать белемнәрен киңәйттеләр, туган якның байлыгын ачтылар, гүзәллеген хозур кылдылар...
Анда барлыгы 10 команда составында 90лап укучы катнашты. Ярышларның төп хөкемдары В.Соколов төп таләпләрне аңлатты. Көндезге бәйгеләрдән соң кичләрен барсы бергә җыелып, учак алдында җырлап күңел ачтылар. Регина Стрих оештырган бу чыгышлар һәммәсенең күңеленә хуш килде.
Шушы 3 көн эчендә балалар үзләренә бик күп дуслар тапты. Җиңүчеләр бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев