Россия Федерациясенең сәламәтлек саклау отличнигы, Татарстанның сәламәтлек саклау өлкәсе мактаулы хезмәткәре, атказанган табибы, югары категорияле хирург, күпсанлы Мактау грамоталары иясе Илмир Нигъмәтҗанов гомерен райондашларының сәламәтлеге сагында үткәргән районның хөрмәтле кешеләреннән берсе. 9 февральдә аңа 70 яшь тулды. Район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов үзәк поликлиникада оештырылган тантанада Илмир Гыйлемхановичка республика...
Россия Федерациясенең сәламәтлек саклау отличнигы, Татарстанның сәламәтлек саклау өлкәсе мактаулы хезмәткәре, атказанган табибы, югары категорияле хирург, күпсанлы Мактау грамоталары иясе Илмир Нигъмәтҗанов гомерен райондашларының сәламәтлеге сагында үткәргән районның хөрмәтле кешеләреннән берсе. 9 февральдә аңа 70 яшь тулды.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов үзәк поликлиникада оештырылган тантанада Илмир Гыйлемхановичка республика дәүләт бүләге -"Фидакарь хезмәт өчен" медале тапшырылуы һәм юбилее уңаеннан район җитәкчелеге һәм барлык азнакайлылар исеменнән котлауларын җиткерде. Гомерен район халкы сәламәтлеген кайгыртуга багышлаган табибка үзәк сырхауханә җитәкчеләре, коллегалары да изге теләкләрен ирештерде.
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев