Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның Ишкәев исемендәге паркында баскетбол мәйданчыгы ачылды

Ел фасылының иң матур һәм күркәм вакыты - май аена аяк бастык. Дистә еллар узгач та, без инде онытыла барган ләкин шул ук вакытта һәркемгә якын булган 1 Май бәйрәмен билгеләп үтәбез. Өлкән буын өчен 1 Май, хезмәт ияләренең берләшү символы буларак, азатлык, гаделлек, бердәмлек кебек мөһим кешелек кыйммәтләрен чагылдырса,...

Ел фасылының иң матур һәм күркәм вакыты - май аена аяк бастык. Дистә еллар узгач та, без инде онытыла барган ләкин шул ук вакытта һәркемгә якын булган 1 Май бәйрәмен билгеләп үтәбез.

Өлкән буын өчен 1 Май, хезмәт ияләренең берләшү символы буларак, азатлык, гаделлек, бердәмлек кебек мөһим кешелек кыйммәтләрен чагылдырса, яшьләр өчен ул яңа идеяләр, беренче чәчәкләр һәм күтәренке кәеф чоры. Бу якты, күркәм бәйрәмнең безне якынайта һәм берләштерә торган башлангычы бар. Ул - илебез, республикабыз һәм районыбыз иминлеге хакына яңа уңышларга омтылу, намуслы тырыш хезмәт итү.


Җирлегебездә Яз һәм хезмәт бәйрәме ел саен киң колачлап билгеләп үтелә. Быел да шәһәр халкы Ишкәев исемендәге балалар паркына җыелды. Бәйрәм минтингын ачып, район башлыгы Марсель Шәйдуллин хезмәт бәйрәменең төрле буын, төрле һөнәр кешеләрен берләштерүен, аның күптән инде яңа өметләр, яхшыга үзгәрешләр символына әверелүен билгеләп үтте.


- Тырыш Азнакай халкы 1 Май бәйрәмен күркәм нәтиҗәләр белән каршылый. Бүген һәр җирдә үзгә бер күтәренкелек, хезмәт рухы хөкем сөрә. Игенчеләребез аны басуда, хезмәт урыннарында каршылый.

Язгы кыр эшләрен вакытында һәм сыйфатлы итеп башкарырга алынган игенче-механизаторларыбызга авыр хезмәтләрендә уңышлар телик, - диде район башлыгы. Аның чыгышын ТР Дәүләт Советы депутаты, "Азнакайнефть" идарәсе начальнигы Рәзиф Галимов, район профсоюзларының координацион советы, "Азнакайнефть" идарәсе профкомы рәисе Рәфис Хәсәнов, район ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримов дәвам итте.


Сәхнәдә район үзешчәннәре, Азнакай сәнгать мәктәбе укучылары тарафыннан тәкъдим ителгән концерт программасы, урамда сәүдә рәтләре, күңелле уеннар гөрләгән арада мәйданда спорт уеннары барды.

Теләге булган һәркем армрестлинг, гер күтәрү, шахматта һәм башка ярышларда көч сынашты. Хезмәт бәйрәме уңаеннан "Минем һөнәр" номинациясендә фоторәсемнәр конкурсы игълан ителгән иде. Анда җирлегебезнең оешма-предприятиеләре актив катнашты. Эш барышында төшереп алынган мизгелләр белән бу көнне һәркем таныша алды.

"Азнакайнефть" идарәсенең җәмәгатьчелек белән элемтә инженеры Нәфис Әхмәтов, 14 нче "Чишмәкәй", 2 нче "Теремек" балалар бакчалары хезмәткәрләре Ләйлә Хәмиева, Вәсилә Габдрахмановаларның эшләренә югары бәя бирелде. Балалар рәсем конкурсында җиңүчеләр - Гөлнур Габдрахманова, Риана Аетова (шәһәрнең 2 нче мәктәбе), Илина Сәяхова (7 нче мәктәп) истәлекле бүләкләр алды.


Районыбызда физик культура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган. Киң массаны спортка тарту буенча максатчан эш алып барыла. Узган ел Бөтендөнья Җәйге Универсиада объектларын төзекләндерүдә актив катнашкан өчен Азнакайга гомуми суммасы 5 миллионлык дүрт универсаль спорт мәйданчыгы бүләк ителгән иде. 1 май көнне биредә баскетбол мәйданчыгы ачылды.


Ул көн мәйданга килгән шәһәр кешесенә дуслары-танышлары белән очрашып сөйләшү, ял итү мөмкинлеге бирде, ел буе көтеп алынган чын халык бәйрәме булды.

Таңсылу Саниева

ФОТО

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайның Ишкәев исемендәге паркында баскетбол мәйданчыгы ачылды