Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның татар зиратында өмә үтте

Изге Ураза аенда шһәребезнең татар зиратында күмәк көч белән зур өмә оештырылды.

“Бердәм Россия” партиясенең Азнакай җирле бүлеге сәяси советы секретаре, район башлыгы Марсель Шәйдуллин инициативасы буенча Азнакайның татар зиратында өмә узды.

"Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел, диләр. Зираттагы тәртип - ул безнең фани дөньядан киткән якыннарыбызга булган хөрмәт билгесе», - диде Марсель Шәйдуллин.

Районыбызда шундый күкрәм традиция яшәп килә: озын кыштан соң урамнарны, кварталларны, ишек алларын, зиратларны чистартабыз. Татар зираты да корыган агачларны, кипкән үләннәрне һәм башка чүп-чарны җыештыргач, ялт итеп калды. Ата-бабаларыбыз рухы да изге гамәлләрне күреп шатлангандыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев