Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның «Ак калфагы» Казанда җыенда булды - ФОТО

18-19 апрельдә Казанда татар хатын-кызлары җыены узды. Анда безнең Азнакайдан да хатын-кызлар оешмасы лидеры Эльвира Галиева җитәкчелегендә делегация катнашты.

Съезд делегатлары беренче көнне Казан буйлап экскурсияләрдә йөрде, “Татар кызчыгы”, “Татар малае” бәйгеләре арасында Татарстан Фәннәр академиясендә татар халкының үсеш стратегиясенең эскизын тәкъдим итүдә катнаштылар. Икенче көнне пленар утырыш узды, Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә татар эшләнмәләреннән сәүдә, ярминкә оештырылды. 500 делегат арасында яшь ханым, туташлар шактый иде. Җыенда Татарстан мәгариф, мәдәният министрлыкларыннан вәкилләр, Татарстан Дәүләт шурасы рәисе урынбасары Римма Ратникова, Татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров катнашты.

Җыенда хатын-кызның гаиләдәге, җәмгыятьтәге роле турында җитди сөйләшү барды, “Ак калфак”ның милли кыйммәтләребезне саклаудагы бурычлары ассызыкланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев