Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлыларга бинада янгын вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре

Янгын килеп чыкканын алдан фаразлап булмаганлыктан, һәр кеше янгын вакытында нәрсә эшләргә кирәклеген белергә тиеш.

Нәкъ шуңа күрә предприятиеләрдә хезмәткәрләр өчен даими инструктажлар уздырыла. Янгын учагын иртәрәк тапкан саен, аны тизрәк сүндерү ихтималы да зуррак.

Түбәндәге билгеләргә игътибар итәргә кирәк:

- янгын ешрак үткәргечләр челтәре эрүеннән башлана. Янган пластмасса исе килүе, беренче сигнал булырга мөмкин. Үзенчәлекле ис сизсәгез игътибар итми калмагыз.

- күзләрне кисеп тора торган ис,кара төтененең барлыкка килүе һәм шарт-шорт килеп янган учак тавышын да игътибарсыз калдырмагыз.

Бинада янгын чыккан очракта кичекмәстән үзеңә эвакуацияләнергә һәм үз коллегаларыңа чыгарга ярдәм итәргә, коткарыну юлларын вакытны кулдан ычкындырмыйча, эзләргә кирәк.

Янгын вакытында янгын сүндергечләрне кулланырга мөмкин. Янган бинада төтенгә тын чыкмас өчен чүгәләргә һәм авыз-борынны юеш чүпрәк белән томалап, шуның аша суларга кирәк.

 Янгын вакытында бинадан чыгу мөмкинлеге булмаса, бу очракта иң куркынычсыз урын - тәрәзә янында, монда янгын сүндерүчеләр сезне тиз табачаклар.Тәрәзәләрне ачарга яки ватарга ярамый, чөнки бина эче тагын да ныграк төтен белән тула һәм ут көчлерәк янып китәргә мөмкин. Коткаручылар игътибарын җәлеп итәр өчен, форточка һәм тәрәзәләрне ачмыйча гына пыялага, фломастер, маркер яки помада белән SOS сүзен, өндәү билгесен ясап куярга була.

Ут-куркыныч көч. Аны җиңү өчен билгеле бер белемнәр һәм күнекмәләр кирәк.

 Янгын вакытында курыкмагыз, паникага бирелмәгез һәм үзегезне кулга алуыгыз сорала.

Әлбәттә беренче чиратта "01" янгын хезмәтенә яки "112" коткару хезмәтенә шалтыратырга һәм бинаның кайда булуы турында төгәл мәгълүмат бирергә кирәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев