Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлылардан җитәкчелеккә 861 мөрәҗәгать кергән

2021 елның 1 гыйнварыннан 31 декабренә кадәрге чорда Азнакай районында яшәүчеләрдән Район Советына һәм башкарма комитетына гражданнардан 861 мөрәҗәгать кергән.

Аларның саны 2020 елныкы белән чагыштырганда 10 процентка кимрәк.

Тормыш бит ул, аның проблемалы яклары да килеп чыгып тора. Менә шундый чакларда без гадәттә муниципаль җирлек җитәкчеләренә мөрәҗәгать итәргә күнеккән. Сүз дә юк, власть башындагылар белән халык арасында аралашу, аңлашу булганда ике якка да яшәве отышлы. Бу ике як элемтәсе үзара берләштереп кенә калмый, ә тормышны да тагын да җиңелрәк, мәгънәлерәк итә. Район Советы, район башкарма комитеты адресына килгән мөрәҗәгатьләрне теркәү, карауга кую, тәртипкә салу, үтәлешен җиткерү, кыскасы, аларны рәсмиләштерү белән шөгыльләнүче Азнакай муниципаль район Советының гомуми бүлек җитәкчесе Гүзәл Миргалиева белән шушы элемтәнең бүгенге халәте турында әңгәмә корып алдык. Аны “Маяк” газетасыннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев