Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлылар Тукайга өстенлек бирә

"Россиянең бөек исемнәре" бәйгесе кысаларында "Казан" халыкара аэропортына исем сайлау дәвам итә. Тавыш бирү 30 ноябрьгә кадәр барачак. Бу нәүбәттән райондашларыбыз ни уйлый? Алар аэропортка тәкъдим ителгән исемнәрнең (татар шагыйрьләре Муса Җәлил һәм Габдулла Тукай, совет авиаконструкторы Андрей Туполев) кайсына тавыш биргән? Әнә шул хакта кызыксынып алдык.

"Россиянең бөек исемнәре" бәйгесе кысаларында "Казан" халыкара аэропортына исем сайлау дәвам итә. Тавыш бирү 30 ноябрьгә кадәр барачак. Бу нәүбәттән райондашларыбыз ни уйлый? Алар аэропортка тәкъдим ителгән исемнәрнең (татар шагыйрьләре Муса Җәлил һәм Габдулла Тукай, совет авиаконструкторы Андрей Туполев) кайсына тавыш биргән? Әнә шул хакта кызыксынып алдык.

Эльвира Галиева, районның хатынкызлар советы рәисе:


–Районыбызның гүзәл затлары әлеге тәкъдимгә битараф калмады. Социаль челтәрләрдә дә, үзара оч-рашканда да фикерләр алышабыз. Күпчелек бөек әдибебез, милләтебез горурлыгы Габдулла Тукайга өстенлек бирә. Шәхсән үзем дә. Башкалабыз аэропортына аның исемен биреп бөтен дөньяга танытачакбыз. Җир шарының барлык почмакларында Тукаебызның кем булуын белеп торачаклар. Бу бит барыбыз өчен дә зур горурлык! 

Шамил Харисов, шәһәребезнең Тукай микрорайонында яшәүче:


–Көн дә Тарсус паркы каршына куелган Тукай һәйкәле яныннан үтеп йөрим. Күңелгә әле бер, әле икенче шигыре килеп, эчтән генә сөйләп тә алам. Мәктәптән үк “канга сеңгән” юллар бит алар. Интернет челтәрендә аэропортка исем сайлау хәбәренә юлыгуга ук тавышымны Тукаебызга бирдем. Хәзер инде ул беренче урынга чыкса иде, дип, көн дә тавыш бирү барышын күзәтеп торам.

Мария Шәкурова, волонтерлар хәрәкәте лидеры:


–Габдулла Тукайны рус классигы Александр Пушкин белән бердәй тигез күрәм һәм икесенең дә иҗатына мөкиббәнмен. Тукай – без, татарстанлыларның милли гәүһәре, горурлыгы. Бу илкүләм бәйге игълан ителүгә үк, әле кандидатлар исемлеге пәйда булганчы ук, Тукай исеменең кертеләчәгенә шигем булмаган иде, дөрес тойган булганмын икән. Әлбәттә, мин Тукай исеме ягында.

Янә исегезгә төшерәбез, тавыш бирүне берничә юл белән башкарырга була:
1.  ВеликиеИмена.рф  сайтында. Моның өчен Вконтакте, Одноклассники сайтларындагы аккаунт яки мобиль телефон номеры аша авторизация үтеп, Татарстандагы бер аэропортка тавыш бирергә кирәк. Бер генә исемгә тавыш бирергә була.
2. «ВКонтакте»  һәм  «Одноклассники» социаль челтәре аша.
3. 8-800-707-93-17 номерына шалтыратып.
4. Самолет бортында, аэропортлардагы пунктларда анкета тутырып. 

СҮЗ УҢАЕННАН, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Казан" аэропортына Габдулла Тукай, "Бигеш" аэропортына Николай Лемаев исемен бирергә  тәкъдим итә. Бу турыда ул инстаграмдагы сәхифәсендә язды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев