Азнакайлылар сайлауда актив катнаша
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлылар сайлауда актив катнаша

Бөтен район буенча оештырылган 62 сайлау участогы иртәнге 8 сәгатьтә ачылды. 

Шәһәрнең 1 нче мәктәп бинасында урнашкан 527 нчы сайлау участогында Дальняя, Луговая, Парковая, Просторная, Светлая, ул.Р.Софин һәм Радужная, Шәйхетдинов, Юбилейный урамнарындагы кайбер йортларда яшәүче 1705 кеше тавыш бирә. 

– Сайлаулар өч көн дәвамында барса да, безнең участокта беренче көннән үк зур активлык күзәтелә. Димәк, азнакайлылар республиканың, районның киләчәге өчен битараф түгел, – ди сайлау участогы рәисе Лилия Гафиева. 

Урналар 13 сентябрь көнне 20.00 сәгатьтән соң гына ачылачак.


Нет комментариев