Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлылар “Демография” проекты нигезендә белгечлек үзләштерә

 Татарстанлылардан “Работа в России” порталына ноябрь башына 8,2 мең гариза кергән.

Алар арасында азнакайлылар да бар. Соңгы вакытта мондый гаризаларның узган чорлардан 2 тапкырга артуы күзәтелә. Гражданнарның һөнәр үзләштерүе федераль бюджет хисабына оештырыла. Гаризалар портал аша мөстәкыйль рәвештә бирелә. Азнакай мәшгульлек үзәге дә эшсезлек буенча исәптә торучылар һәм эш эзләүчеләргә төрле белгечлекләр алуда ярдәм итеп тора. Үзәк юлламасы белән республиканың төрле уку йортларында 100 гә якын азнакайлы яңа һөнәр үзләштергән. Үзебезнең техникумда электр һәм газ белән эретеп ябыштыручылар, аш-су осталары әзерләнгән. Мондый курсларда укырга теләүчеләр һәрдаим булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев