Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлылар олы спорт бәйрәме шаһитлары булды

Якшәмбе көнне башкалабыз Казанда хәйрия максатларында спортның су төрләре буенча Дөнья чемпионаты ачылышына багышланган "Пилигрим" су тамашасы күрсәтелде. "Татнефть-Арена" боз сараенда узган сәхнәләштерелгән сәяхәтне республиканың төрле район-шәһәрләреннән килгән 8 меңнән артык кеше, шул исәптән 165 азнакайлы: хөрмәткә лаек ветераннар, күп балалы һәм тәрбиягә алган балалар тәрбияләүче гаиләләр, уку алдынгылары, спортчылар,...

Якшәмбе көнне башкалабыз Казанда хәйрия максатларында спортның су төрләре буенча Дөнья чемпионаты ачылышына багышланган "Пилигрим" су тамашасы күрсәтелде. "Татнефть-Арена" боз сараенда узган сәхнәләштерелгән сәяхәтне республиканың төрле район-шәһәрләреннән килгән 8 меңнән артык кеше, шул исәптән 165 азнакайлы: хөрмәткә лаек ветераннар, күп балалы һәм тәрбиягә алган балалар тәрбияләүче гаиләләр, уку алдынгылары, спортчылар, төрле бәйгеләрдә җиңү яулаган музыкантлар, педагоглар карый алды.
Ике сәгать дәвамында барган шоу бер сулыш эчендә үтте. Боз сараеның уртасында урнашкан бер-берсенең эченә баткан бассейнда һәм аның өстендә - һавада 200 дән артык балет, цирк, бию коллективлары артистлары, синхрон йөзү осталары, Татарстанның танылган җырчылары могҗизаи күренешләр сурәтләп, су, музыка, махсус эффектлар ярдәмендә Су, Кеше һәм Тормыш хакында кыйсса бәян итте...
Әнә шулай республика, район җитәкчелеге ярдәме белән азнакайлылар да олы спорт бәйрәме шаһитлары булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайлылар олы спорт бәйрәме шаһитлары булды