Азнакай шәһәр прокуратурасы 37 яшьлек азнакайлыга карата дәүләт гаепләвен яклады. Ул ике һәм аннан күбрәк кешене үтерергә омтылуда гаепләнә. Бу елның гыйнвар аенда кинәт туган үзара низаг нәтиҗәсендә ике азнакайлыга пычак белән кадый. Җинаятьчегә актив каршы тору һәм үзвакытында медицина ярдәме күрсәтелү нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр исән кала. Суд җинаятьчене 10 ел да алты айга ирегеннән мәхрүм итү җәзасын билгеләде. Ул аның күпчелек өлешен катгый режимдагы төзәтү колониясендә узачак.
Азнакай шәһәр прокуратурасы
Нет комментариев