Шәмәхә бызылдавыкка (жужелица фиолетовая) “Чатыр-Тау” тыюлыгы җитәкчесе Илнур Сәрвәров тап булган.
– Юкка чыгып баручы бу коңгызны мин урманнарны тикшергән вакытта Мәнәвез авылы тирәсендә очраттым. Ул юлны чыгып бара иде, – ди җитәкче.
Шәмәхә бызылдавыкның моңа кадәр район территориясендә очраганы булмаган.
– Хәзер башка урыннарда да булып,мондый коңгызларның тагын барлыгын тикшерәсе бар, – ди ул.
Сүз уңаеннан, әлеге коңгыз Республиканың Кызыл китабына кертелгән. Соңгы ун елда ул Татарстанда өч кенә тапкыр очраган булган.
Нет комментариев