Бүген район башлыгы Марсель Шәйдуллин катнашында Яшьләр парламентының оештыру утырышы узды.
Муниципаль районның вәкаләтле органы каршындагы Яшьләр парламенты рәисе итеп бертавыштан Ильмир Зарипов сайланды. Аның урынбасарлары шулай ук районыбыз егет-кызлары бик яхшы белгән лидерлар – Илнур Нәгыймов һәм Гөлназ Исламова.
Оештыру утырышында яшьләр район башлыгына үзләренең фикер-тәкъдимнәрен дә җиткерделәр. Марсель Зөфәр улы егет-кызларны актив тормыш белән яшәргә, республика грантларында катнашырга чакырды, җитәкчелекнең аларның һәр башлангычын хуплап алырга әзер торуын белдерде.
Нет комментариев