Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда ярминкә гөрләде

Якшәмбе көн азнакайлылар өчен чын бәйрәм булды: иртән-иртүк "Шифа" мәйданында кызу алыш-биреш башланган иде. (30 март, Азнакай, «Маяк», Энҗе Галәветдинова) Бу ярминкәдә иң сырлы һәм көяз сатып алучы да продукция төреннән дә, бәяләрдән дә канәгать калгандыр. Шулай булмыйча, республиканың төрле районнарыннан: Ютазы, Бөгелмә, Лениногорск, Әлмәт, Тукайдан килүчеләр, Самара өлкәсе, Башкортстан,...

Якшәмбе көн азнакайлылар өчен чын бәйрәм булды: иртән-иртүк "Шифа" мәйданында кызу алыш-биреш башланган иде.

(30 март, Азнакай, «Маяк», Энҗе Галәветдинова) Бу ярминкәдә иң сырлы һәм көяз сатып алучы да продукция төреннән дә, бәяләрдән дә канәгать калгандыр. Шулай булмыйча, республиканың төрле районнарыннан: Ютазы, Бөгелмә, Лениногорск, Әлмәт, Тукайдан килүчеләр, Самара өлкәсе, Башкортстан, Удмуртия җитештерүчеләре, эшмәкәрләре дә биредә сәүдә палаткаларын корган иде.

Биредә авыл хуҗалыгы продукциясе: ит, сөт, яшелчә генә түгел, кондитер эшләнмәләре, балык, ярмалар, кием-салым товарларының да киң ассортименты тәкъдим ителде. "Үзебезнекеләр"гә килгәндә, Таллы Бүләк хуҗалыгы җитештергән ит зур сорау тапты, Мәнәвез эшмәкәре Фирдәвес Музиповның каз-тавык түшкәләрен халык яратып алды. Умартачыларыбыз продукциясе дә азнакайлылар күңеленә хуш килде.

Кыскасы, сәүдә киштәләрендә җаның ни тели шуны табарга мөмкин иде.

Азнакайлы Вәсилә Яркәева да бирегә зур сумка белән килгән, ярминкәдән ул да канәгать:

- Азнакайда һәр чара күңелле уза, җыр-моң белән үрелеп бара. Ярминкәләр бик кирәк: без бер урында төрледән авыл хуҗалыгы товарларын алу мөмкинлегенә шат.

- Иң мөһиме - ит сатыла. Кибетләр күп булса да, анда барыбер ит юк. Ә монда һәрчак яңа суйган терлек ите алып киләләр, - диде Мансур абый Ибраһимов.

Район җитәкчелеге үз чыгышында шәһәр халкын һәм кунакларны яз бәйрәме - "Нәүрүз" белән, чараны оештыручыларны һөнәри бәйрәмнәре - мәдәният хезмәткәрләре көне белән тәбрикләде. Кышны озату, язны каршылауга багышланган концерт программасы, саф һавада кайнар чәй һәм коймак белән сыйлану мөмкинлеге дә күпләрне сөендерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда ярминкә гөрләде